“В экологию через книгу!”

       Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан китапханәдә экологик бит уздырылды. Чарада катнашучылар китапханәченең бу бәйрәмнең килеп чыгу  тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләгәннәрен тыңлап, экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ни өчен һәм ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавы турында әңгәмә кордылар. Җир планетасын - безнең уртак йортыбызны ничек саклап калырга мөмкин булуы, кешеләргә һәм табигатькә нинди экологик проблемалар яный алуы, һәм моны ничек булдырмаска мөмкин булуы турында фикер алыштык. 

         “В экологию через книгу!” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.  Күргәзмәдә урын алган китаплар белән таныштырдык.