"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"
Безнең Яңа Кенәр авылында үсеп килүче яшь буынга сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кече сыйныфлардан ук балаларыбыз волейбол, хоккей уйнау серләренә төшенәләр. Соңгы елларда регби уены популярлашып китте. Алар бу төр уеннарны яхшылап уйнарга өйрәнеп, үзләренең осталыкларын район күләм, республика күләм ярышларда күрсәтәләр. Һәм әйтеп үтәргә кирәк һәрвакытта да призлы урыннар яулыйлар. Авылыбызда балаларга уен мәйданчыклары һәр урамда бар диярлек. Ә менә Куйбышев урамындагысы уен мәйданчыгыннан зур спорт площадкасына әйләнде. 31 май көнне авылда мәйданчык тантаналы төстә ачылды. Тантананы ачуда авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Ә.Ә., мәйданчыкны төзүдә башлап йөргән авылдашыбыз Набиуллин М.М. һәм бик күп кунаклар катнашты. Үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Соңыннан яшьләр командаларга бүленеп волейбол уйнадылар.