“Милләтебезнең көрәшче галиме”

             Филология фәннәре докторы, академик, ТР атказанган фән хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әбрар Кәримуллинның 100 еллык юбилее уңаеннан, 24 нче май көнне библиография көне уздырылды.  Чара башында татар матбугаты һәм китабы белгече Әбрар Кәримуллинның тормышы һәм хезмәт юлы буенча төзелгән электрон презентация күрсәтелде. “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән китабын тәкъдим итеп, әңгәмә корып, фикер алыштык. “Милләтебезнең көрәшче галиме” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китап һәм газет – журнал материаллары аша укучылар галимнең халкыбыз өчен эшләгән эшләренә бәя бирделәр.

         Библиография көненең икенче өлешендә “Мин – библиограф” дип исемләнгән интеллектуаль уен уйнадык. Укучылар уен барышында  сүзлекләр, белешмәлекләр буенча бирелгән биремнәрне, алфавитлы һәм систематик каталоглар буенча бирелгән  биремнәрне үтәделәр.