“Татар гаиләсе – милләт горурлыгы”

          15 май илебездә гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без югары сыйныф укучылары белән әңгәмә сәгате уздырдык. Очрашу барышында китапханәчеләр гаилә кыйммәтләре турында, бәхетле гаилә нигезләре турында мәгълүмат бирделәр. Татар әдәбиятында гаилә темасы киң урын алып тора. Хатын – кыз язучылары арасында иҗат иткән язучылар әсәрләре белән әңгәмә корып,  анализ ясадык. “Татар гаиләсе – милләт горурлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китаплар буенча фикер алыштык.