“Батырлар даны мәңгелек”

Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән Яңа Ашыт авылында без ел саен митинг һәм бәйрәм концерты уздырабыз. Быел да без бу матур традицияне дәвам иттек. Митингны ачып җибәрде һәм Яңа Ашытлыларга бәйрәм котлавы җиткерде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Ә.Ә. Яңа Ашыт авылы имамы Нигаматҗанов Габдерәфик яу кырында ятып калган авылдашларга изге догаларын җиткерде. Яңа Ашытлылар исеменнән Нигаматҗанов Нәфик бәйрәм котлавын җиткерде. Яңа Кенәр үзешчәннәре тарафыннан яңгыраган матур җырлар бәйрәмне тагын да ямьләндерде.