“...И снова май, салют, слезы”

         Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршы ала. Бу матур бәйрәмне Яңа Кенәр авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында каршы алды. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын тантаналы рәвештә искә алабыз.

           Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән  Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин  Әгьзәм Әдеһәм улы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче  урынбасары Галимуллин Илшат Әхәт улы, Яңа Кенәр әфганчылар оешмасы рәисе Салихҗанов Рашат, Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе Файзрахманов Илдар Габделхай улы чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар белән үрелеп барды.

          Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып,  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз өчен төзелгән һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр куелды.