“Җиңү җыры яңгырый илемдә”

          Быел без җир шарында үзенең коточкыч авыр эзен калдырган фашизмны җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Ел башыннан бу темага бик күп төрле чаралар уздырылды. Ә 7 май көнне уздырылганы шуларның иң әһәмиятлесе булгандыр. “Җиңү җыры яңгырый илемдә” дип исемләнгән театраль бәйрәм кичәсендә без сугыштан җиңү яулап кайткан һәм мәңгелеккә сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык. Бәйрәм кичәсенең беренче өлешендә үзешчән авылдашларыбыз үзләренең әтиләре булып уйнадылар. Әлбәттә безнең авылдан сугышка киткән 323 кешене дә бер сәхнәдә уйнап бетерү мөмкин түгел. Бу көнне сәхнәдә 10 авылдашыбыз турында сөйләнде. Алар сугыштан исән – имин кайтып, авыл тормышында үзләренең матур эзләрен калдырган, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашкан авылдашлар. Ә бәйрәм кичәсенең икенче өлеше зур концерт программасы белән узды. Концерт барышында сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары искә алынды. Алар истәлегенә артистларыбызның матур җырлары, биюләре яңгырады.