“Мы помним! Мы гордимся!”
2025 елның 3 маенда Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Георгиевская лента» Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ватаныбызны саклауда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан оештырыла.
Китапханәче сөйләменнән катнашучылар Георгий тасмасының халкыбыз кылган батырлыкны искә алу символы булуын белделәр. Бу сугышларда батырлыклар кылган ветераннарга хөрмәт, сугыш кырында үлгәннәрне искә алу. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы һәм аның төсләренең әһәмияте белән таныштылар.