"Китап битләрендә геройлар"
Ел саен апрельнең соңгы шимбәсендә китапханәләрдә “Китапханә төне” акциясе уздырыла. Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан - акциянең темасы “Свои герои” дип атала. Акция “Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк” девизы астында уздырыла.
Очрашуның беренче өлешендә без Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан авылдашларыбыз турында сөйләшеп, “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабы буенча фикер алыштык. Шулай ук, илебездә барган махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбыз турында әңгәмә кордык.
Мероприятиенең икенче өлешендә китапханә фондларында булган, сугыш темасын яктырткан китаплар буенча әдәби – тарихи квест оештырдык. Китапханәче әсәрдән өзек укый, ә катнашучылар бу китапның авторын һәм исемен атап, китап фондыннан табарга тиеш булдылар. Һәм алар үзләренә бирелгән биремнәрне төгәл үтәделәр.
Мероприятие ахырында ел тематикасын яктырткан “Мы помним. Мы гордимся.” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.