"Мәктәптән олы тормышка"
Безнең китапханәдә югары сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча төрле чаралар һәрдаим уздырылып тора. 23 апрель көнне уздырылган эшлекле уенда без бүгенге көндә популяр булган һөнәрләр турында сөйләштек. Чара барышында укучылар һөнәри хезмәт дөньясы турында белемнәрен тулыландырып: логист, веб-мастер, маркетолог, имиджмейкер кебек яңа һәм модалы һөнәрләр белән таныштылар. “Һөнәрне бел”, “Мәкальне җый”, “Һөнәр хәрефкә”, “Блиц – сораштыру” дигән биремнәрне үз эченә алган эшлекле уен уздырдык. Шулай ук, укучылар белән үз гаиләләренең һөнәрләре, гаилә династияләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында әңгәмә корып, фикер алыштык.