"Яшь фермерга ярдәм"
Соңгы елларда үзмәшгульлек, ягъни фермерлык белән шөгыльләнүчеләр арта башлады. Аларга дәүләт тарафыннан да төрле ярдәмнәр килеп тора. Без дә авылыбызда яшәгән ирләр өчен, үзебездә булган китаплар белән белешмәлек сәгате уздырдык. Күп еллардан бирле мөгезле эре терлек асраган мәдәният йорты директоры Наил Мөхәммәтбакиевич бу эшнең авырлыкларын һәм файдалы яклары турында сөйләде. Күпләп хайван асраганда нинди кагыйдәләрне үтәп, аларга игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә кордылар. Китапханәче “В помощь фермерам” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чарада катнашучылар күргәзмәдә урын алган китаплар буенча фикер алыштылар.