"Һәйкәлләргә уелган тарих"

         Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлап, 15 апрель көнне мәктәптә виртуаль экскурсия уздырылды. Бу бәйрәм үз эченә нәрсәләр ала, каян барлыкка килгән бу бәйрәм – болар турында китапханәче тулы мәгълүмат бирде. Татарстандагы тарихи урыннар  буенча виртуаль сәяхәт ясап, алар буенча фикер алыштык. Ни өчен тарихи урыннар дәүләт тарафыннан саклана – болар турында видеоролик караганнан соң җаваплар алынды.

         Авыл уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган һәм төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләргә багышланган һәйкәлләр турында әңгәмә корып, фикер алыштык.

         Мероприятиедә биргән мәгълүматлар аша катнашучыларга : һәйкәлләрнең сәнгать әсәрләре генә түгел, ә тарихның бөек казанышы, ата – бабаларыбызга һәм аларның данлы эшләренә хөрмәт күрсәтү икәнлеген аңлаттык.