"Космоска барысына да ишек ачык - үз белемеңне тикшереп кара"
Космонавтика көне уңаеннан без, урта мәктәпнең “Җиһангирлар сыйныфы” белән белешмәлек сәгате уздырдык. Чара барышында укучылар белән галәм, җиһан турында фикер алышып, әңгәмә кордык. Авылыбыз күрке булган “Җиһангирлар паркы” буенча сәяхәт ясап, паркның төзелү тарихы белән таныштырдык. Мероприятие барышында “Космос – далекий и близкий” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, анда урнашкан китапларга күзәтү ясалды. Мероприятиенең икенче өлешендә “Мин – Җиһангир” дип исемләнгән викторина уздырылды. Уен барышында космонавтика буенча булган белемнәрен искә төшереп, ныгыттык.