“Голос Победы – Җиңү авазы”
Ватанны саклучылар елы уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алып районыбызда бик күп төрле чаралар уздырыла. Чираттагы чара 3 апрель көнне “Голос Победы – Җиңү авазы” фестиваль – бәйгесенең сайлап алу этабы Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында узды. Фестиваль – бәйгедә Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларның үзешчәннәре катнашты. Без, китапханәчеләр язучы Фоат Садриевның “Без бит авыл кызлары” пьесасыннан өзек күрсәттек.