“Магия театра на книжных страницах”
Халыкара театр көненә багышлап китапханәдә “Магия театра на книжных страницах” күргәзмә – бәйрәм төзеп куелып, китап укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар игътибарына илебездә театрның барлыкка килүе һәм үсеше, актерларның, күренекле театр эшлеклеләренең тормышы, театр һәм театр һөнәрләренең нинди булуы, сәхнә серләрен ачуы турында сөйләүче нәфис һәм документаль басмалар тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килгән укучылар театрның тулы бер дөнья һәм тулы бер гомер икәнен аңлады. Китап тышлыкларыннан безгә танылган актерлар һәм актрисалар: Клара Лучко, Нонна Мордюкова, Элина Быстрицкая, Аркадий Райкин һәм башкалар карый. Китаплар аларның төрле сынаулар һәм кыенлыклар очраткан тормышлары турында сөйлиләр.