“Илһамлы иҗат аланы”
20 март көнне, “Пушкин картасы” кысаларында уздырылган әдәби кичә, бер гасырлык тарихы булган “Казан утлары” журналына багышланды. Укучылар белән журналның данлы үткәне белән таныштырып, әңгәмә кордык. Журнал чыга башлаганнан бирле кемнәр мөхәррир булганы турында мәгълүмат бирдек. Бүгенге көндә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире вазыйфаларын алып барган якташыбыз Рөстәм Галиуллин тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, әсәрләренә анализ ясадык. Журналда чыгып килгән рубрикаларга анализ ясадык. Шулай ук, журнал буенча барган “Оясында ни күрсә” әдәби бәйгесе буенча әңгәмә уздырып, нәтиҗә ясадык.
Мероприятиенең икенче бүлеге “Мин журналист” дип исемләнгән уен – квест белән дәвам ителде. Катнашучы укучылар ике командага бүленеп өч блокны уздылар. Беренче блокта алар үзләре чыгарасы журналга исем уйлап табып, аны якларга тиеш; икенче блокта алар журналның форматын тәкъдим итәргә тиеш; өченче блокта журнал нинди рубрикалардан торачак, аны тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Уен барышын очрашуда катнашкан кунаклар карап, бәя бирделәр.