"Ачык фонд белән эшләү"
Китапханәдә уздырылган чираттагы китапханә дәресенең темасы “Ачык фондтан файдалану” дип аталды. Һәр укучы мәктәптә укыганда ук китапханә фондларыннан мөстәкыйль рәвештә файдалана белергә тиеш. Китапханә дәресләре дә шул максатны күздә тотып үткәрелә. Китапханә дәресе барышында без аларны фондның һәр бүлеге белән таныштырып уздык. Аерым бүлекләрдән файдалану юллары өйрәтелде. Нинди тәртиптә, нинди эзлеклелек белән китапларның урнашулары турында сөйләде. Полкара китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды.
Шулай ук, китапханә дәресендә мини – викторина уены уйнадык. Уен дәвамында укучылар китап фондлары турындагы белемнәрен ныгыттылар.
Китапханәдә уздырылган дәресләрдә укучылар бик теләп катнашалар. Һәм киләчәктә бу аларга фән баскычыннан югары күтәрелгәндә бик зур ярдәмлек булып тора.