"Кырым язы"
18 мартта безнең илдә мөһим дата - Кырымның Русия белән берләшүе көне билгеләп үтелә. Референдум нәтиҗәсендә Кырым ярымутравы рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керә, ә Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастополь Россия Федерациясе субъектлары статусын ала. Бу вакыйгалар озак көтелгән өйгә кайту дип аталды.
Бу зур датаны без, белешмәлек сәгате уздырып билгеләп үттек. Китапханәче бу легендар шәһәр, аның тарихы, аның бай табигате һәм иң танылган истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирде. “Кырымның истәлекле урыннары” дип исемләнгән видеоролик карап, шул видеоролик буенча “Россия тарихында Кырым” дип исемләнгән викторина уздырып, укучыларның белеменәрен тикшердек.
Кичә барышында бүгенге көн вазгыятьләренә тукталып ул якларда барган борчулы вакыйгалар турында да сөйләшеп, фикер алыштык.