"Талантларга бай минем туган ягым"

           Безнең Арча төбәге талантларга бай төбәк. Кайсы гына өлкәне алма горурланып сөйләрлек шәхесләребез күп безнең. Күптән түгел генә Арча районында бер төркем якташ язучыларыбыз, шагыйрьләр һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу булды. Безнең урта мәктәп укучылары бу көнне якташыбыз язучы, прозаик Зиннур Тимергалиев белән очраштылар. Бу көнне без шагыйрьнең беренче шигырьләрен искә төшереп, аның иҗаты буенча сәяхәт кылдык. Шулай ук, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны тыңладык. “Язмышыңның бирче яртысын”, “Кичә яраттым” әсәрләре буенча фикер алыштык. Укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Бу көнне без якташ шагыйрьләр: Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, Минһаҗ Кашапов, Рәис Сафин, Чулпан Зариф иҗаты белән дә таныштык.