"Кеше һәрвакыт һәм һәркайда суга мохтаҗ"

22 март Бөтендөнья су ресурслары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без, югары сыйныф укучылары белән эко – викторина уздырдык. Соңгы елларда җир шарында ни өчен эчә торган сулар проблемасы калыкты, моның өчен без нинди кагыйдәләргә таянырга тиеш, сулыкларны ничек итеп сакларга икәне турында әңгәмә корып, фикер алыштык. Викторина барышында су турында булган белемнәребезне яңартып, аларны тагын да ныгыттык.