“Матурлык һәм гүзәллек бәйрәме”
Халыкара хатын – кызлар көненә багышлап китапханәдә әдәби кичә уздырылды. Кичә барышында без бу матур бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Клара Цеткин турында мәгълүмат бирдек. “Матурлык һәм гүзәллек бәйрәме” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан алган материаллар аша, илебезнең күренекле хатын – кызлары турында әңгәмә корып, фикер алыштык. Китапханәгә килүче “Сөембикә” һәм “Гаилә учагы” журналларына күзәтү ясап, рубрикалар буенча сәяхәт ясадык.