"Алар сугышта булганнар"
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алып китапханәдә төрле темаларга чаралар уздырыла башлады. 4 март көнне уздырылган әдәби галлериядә без сугыш чоры язучылары турында сөйләштек. Бу язучылар һәм шагыйрьләр яшьли сугышка китеп, аннан исән – сау кайтып сугышта күргәннәрен үзләренең әсәрләрендә чагылдырганнар. Мероприятиенең башында китапханәче Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълүмат бирде. Электрон презентация аша дүрт ел буе барган сугышта безнең ил халкы кичергән газаплар: ачлык, ялангачлык, төрле авыртулар турында әңгәмә корып, фикер алыштык. “Они прошли по той войне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп китап укучыларга тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китаплар аша укучыларда туган җиргә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялибез. Фронтовик язучыларның әсәрләре кеше язмышы тарихын ача һәм халкыбызның Бөек батырлыгының бәясен аңларга мөмкинлек бирә.