“Җиңү җыры яңгырый”

          Ватанны саклаучылар көне һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан мәдәният йортында “Җиңү җыры яңгырый илемдә” музыкаль – тематик кичә уздырылды. Бу кичәдә Яңа Кенәр авылында урнашкан мәгариф оешмалары коллективлары һәм үзешчәннәр катнашты. Кичәнең максаты - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау; махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү; армия хезмәтенә патриотик хис тәрбияләү; туган җиргә мәхаббәт тәрбияләү.  Кичәдә сугыш темасын яктырткан җырлар, шигырьләр, театраль күренешләр, биюләр башкарылды.