“Туган тел – милләтнең тере җаны”

          Туган телләр көненә багышлап без, китап укучыларыбыз белән квест – уен уздырдык. Мероприятие башында китапханәче - туган тел көне, ни өчен безнең туган татар теле дип атала, бу датаның ни өчен безнең өчен шулай мөһим булуы турында кыскача мәгълүмат бирелде. Мероприятиенең икенче өлешендә катнашучылар арасында квест – уен уздырдык. Уен 5 бүлектән тора. Беренче бүлектә туган тел турында мәкальләр әйтештек. Кем күберәк әйтә. Икенче бүлектә туган тел турында язылган шигырьләрнең төшеп калган сүзен таптык. Өченче бүлектә “халык язучысы” исемен йөрткән язучыларны барладык. Кем күберәк атый. Дүртенче бүлектә якташ язучылар иҗатында гореф – гадәтләр темасын барладык. Бишенче бүлектә халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатына тукталып, язучының шигырьләрен яттан сөйләдек.

         “Туган тел – милләтнең тере җаны”  дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китаплар аша туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбиялибез.