"Ядрәләрне эреткән йөрәкләр"
Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз. Төрле чаралар, кичәләр уздырып илебезгә җиңү китергән батырларыбызны барлыйбыз. Шагыйрь Муса Җәлил Россиядә генә түгел Европаның бик күп илләрендә билгеле шәхес. Аның иҗаты, бигрәк тә “Моабит дәфтәре” булган өлеше күп төрләре телләргә тәрҗемә ителеп, халык мәхәббәтен яулады. “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дип исемләнгән герой – шагыйрьне искә алу кичәсендә без аның сугышка кадәр булган тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырабыз. Кемнәр ул “җәлилчеләр”, аларның тоткынлыкта күрсәткән батырлыклары турында әңгәмә корып, фикер алыштык. Шаһинур Мостафинның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дигән китабы буенча мәгълүмат бирдек.