“Әфган туларының ташлары”

        Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. 

         Совет солдатларын Әфган җиреннән чыгарган көнне безнең Яңа Кенәр авылында зурлап искә алалар. Быел без бу көнгә багышлап үсеп килүче яшь буын өчен патриотик – бәйрәм кичәсе  уздырдык. Патриотик кичә мәдәният йортының фойесында яшүсмерләр өчен шахмат, өлкәннәр өчен шашка ярышлары белән башланып китте. Мәдәният йортының сәхнәсендә укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән чыгышлар белән без патриотик кичәне дәвам иттек.