“Терроризм – гасыр проблемасы”

                Соңгы елларда илебездә терроризм һәм экстремизм буенча көрәш бик актив алып барыла башлады. Үсеп килүче яшь буын белән төрле чаралар уздырып, бу күренешне кисәтү өстендә эш алып барабыз. Шулай ук, китапханә фондларын да экстримистик һәм иноагент материалларыннан чистартып торабыз. Юстиция министрлыгы сайтлары аша исемлекләрне яңартабыз һәм китапханә фондларын шул исемлек белән чагыштырып, чистартабыз. “Терроризм – гасыр проблемасы” дип исемләнгән белешмәлек сәгатендә укучылар белән шул турыда сөйләштек. Китапханәдә бу эш ничек башкарыла, әгәр шундый исемлектәге китап килеп чыкса аны нишләтәбез, нинди тамгалар салабыз – бу турыда китапханәче тулы мәгълүмат бирде. Моның турында китапханәдә нинди документлар, папкалар булуы турында да белешмә бирдек.