"Татар фольклорының якты йолдызы"
Быел XIX гасыр татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел була. Шул уңайдан без югары сыйныф укучылары белән әдәби – фольклор кичә уздырдык. Кичә барышында галимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тулы мәгълүмат бирелде. Балалар игътибарына белемле, бик тыйнак, аралашучан булмаган, ярлы яшәгән, әмма фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнгән, күп телләрне яхшы белгән бу кешенең тормыш юлы турында презентация тәкъдим ителде. Әдәби иҗатында ул татар фольклорына да киң таяна. Чарада шул хакта видеоролик карап, фикер алыштык. “Каюм Насыйри мирасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, күргәзмәдә урын алган китаплар аша укучыларда татар әдәбиятына кызыксыну уяттык һәм татар галимнәре буенча булган белемнәрен ныгыттык.