“Компьютер мәктәбе”

         Хәзерге заманда интернет барыбызның да аерылгысыз ярдәмчесе. Интернет аркылы без бик күп эшләр башкарабыз, җир шарының төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез. Дәүләт порталлары аша күп төрле түләүләр, төрле справкалар, хәтта паспорт алу эшләрен дә башкарабыз. Хәзерге заманда яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр арасында да компьтерны бик яхшы белүчеләр бар.

         Өлкән китап укучыларыбыз өчен китапханәдә  “Компьютер мәктәбе” дип исемләнгән компьютер грамоталылыгына өйрәнү дәресләре башланып китте. Бу дәресләрдә алар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар эзләп, компьютерда эшләү буенча белемнәрен арттыралар. Өйдән чыкмый гына интернет порталлар аша түләүләрне түләү, врачка язылу кебек эшләрне эшләргә өйрәнәләр.