“За символом республики стоит глубокий смысл”

         Дәүләт символлары һәр илне башка илләр арасында аерып тора торган мөһим билгеләрнең берсе. Татарстан гербы 1992 елның 7 февралендә кабул ителде. Шул уңайдан без, 4 февраль көнне, информминутка уздырдык. Китапханәче дәүләт символлары, аларны килеп чыгу тарихы һәм мәгънәләре турында мәгълүмат бирде. Гербның дәүләт һәм гражданнар тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә корып, анализ ясадык. Соңрак “Герб турында син нәрсә беләсең?” дигән мини-викторина үткәрелде. “Символы Республики”  дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, аның буенча анализ ясадык.