“Җырларымда халкым язмышы”

            Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Айдар Фәтрахман улы Файзрахмановның 30 январь көнне 70 яшьлек юбилее була. Айдар Файзрахмановның юбилеена багышлап без китапханәдә музыкаль калейдоскоп уздырдык. Якташыбызның тормыш юлы турында китапханәче тулы мәгълүмат бирде. 2022 елда гына дөнья күргән “Юлын белгән арымас” дип исемләнгән китапны да китап укучыларга тәкъдим иттек бу кичәдә. Бу китапта Айдар Файзрахмановның тормыш юлы белән иҗаты турында язылган. Якташыбыз иҗатында нинди юллар аша узган, аның иҗатына күренекле шәхесләр нинди бәя биргән болар турында без китап буенча ясалган электрон презентация аша таныштык.

         Шулай ук, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең оешу тарихы белән  таныштырдык. Ансамбль тормышына багышлап чыгарылган “Онытырга мөмкин түгел” китабы буенча видеоролик тәкъдим итеп, фикер алыштык.