"900 көнгә сузылган батырлык"
27 январь Ленинград блокадасы өзелелеп, шәһәрне тулаем азат иткән көн буларак. Без бу датага багышлап китапханәдә тарихи викторина уздырдык. Очрашуда китапханәче укучыларга блокада шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында мәгълүмат бирде. Нәрсә ул “блокада ипие”, ни өчен ул шулай дип аталган, ипинең составы нәрсәләрдән торган - болар турында без “Блокадный хлеб” дип аталган видеоны караганнан соң фикер алыштык. Укучылар игътибарына “Непокоренный Ленинград” дип исемләнгән презентация тәкъдим ителде. Бу презентация аша укучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша төзелгән “тормыш юлы” турындагы белемнәрен ныгыттылар.