“Холокост – трагедия без права забвения”
Холокост трагедиясен искә алып без, 24 январь көнне китапханәдә патриотик ликбез уздырдык. Китапханәче катнашучыларга холокост сүзенең нәрсә аңлатканын, арийларның кем икәнен, гетто һәм «бәллүр төн» нең нәрсә икәнен, шулай ук Гитлерның яһүдләр, славяннар һәм башка милләтләр буенча планнарын сөйләде. Катнашучыларга әлеге фаҗиганең барлык куркынычларын күреп аңларга ярдәм итә торган слайд-презентация күрсәтелде. Шулай ук, чара барышында Холокостның беренче документларының берсе – дөньяның 50 теленә тәрҗемә ителгән яһүд кызы Анна Франкның көндәлеге турында мәгълүмат биреп, аның буенча әңгәмә кордык.
Укучылар белән бу коточкыч фаҗигагә үз мөнәсәбәтебезне белдереп очрашуны бер минут тынлык белән тәмамладык.