“Читаем, листаем”
13 январь көнне Россиядә вакытлы матбугат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без, югары сыйныф укучылары белән телдән журнал уздырдык. Китапханәче чарада катнашучыларны “вакытлы матбугат” төшенчәсе белән таныштырып, Россия матбугаты көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы, Россиядә һәм дөньяда вакытлы матбугатның үсеше турында тулы мәгълүмат бирелде. Россиядә беренче газета-журналларның барлыкка килүе, вакытлы матбугат басмалары барлыкка килү белән турыдан-туры бәйле журналист һөнәренең барлыкка килүе турында видеоролик карап, аның буенча әңгәмә кордык.
Чара барышында блиц сораштыру үткәреп, катнашучыларга “Синең яраткан журналың нинди һәм ни өчен?” дигән сорау бирелде. Укучыларның җавапларыннан соң, анализ ясадык. Бүгенге көндә өйгә нинди газет – журналлар алаулары турында да фикер алыштык.
“Про все интересное на свете, узнай в журнале и газете” дигән темага күргәзмә ясап, катнашучыларга тәкъдим итеп, күргәзмәдә урын алган газет һәм журналларга обзор ясадык.