Күңелем хәзинәсе

           Үзешчән язучы Рузалия апа белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Яңа китабын чыгаруга ул безгә бүләк итеп китерә. Ә без үз чиратыбызда китап белән танышып чыкканнан соң аны китап укучыларыбызга тәкъдим итеп, кичәләр оештырабыз. Чираттагы очрашуда без Рузалия Насыйбуллинаның “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” һәм “Атылган йолдыз” китапларын тәкъдим иттек. Мөселман бәйрәмнәре ислам дине традицияләренең зур өлешен алып тора. “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” китабы Болгар җирендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган. Китап биш бүлектән тора. Кичә барышында бу бүлекләргә анализ ясап, фикер алыштык. “Атылган йолдыз” дип исемләнгән яңа китабында без күп гаиләләрдә очрый торган ата – ана белән бала арасында булган мөнәсәбәтләргә юлыгабыз. Бу җиһанда беркем дә хаталардан хали түгел, әмма язмыш хаталарны төзәтергә гел җаен чыгарып тора. Бу әсәре белән автор безне әнә шул хакта уйланырга чакыра. Китапханәче  китап буенча тулы мәгълүмат биреп, анализ ясады. Очрашу кичәсе матур, җылы мөхиттә узды. Катнашучылар кәнагать калды.