Яңа еллар килсен бәхет алып.

           Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

         “Яңа елны ничек каршы аласың елың шулай узар” - дигән халык әйтеме бар. Безнең авылда Яңа елны бик матур, күңелле итеп каршы алу традициясе бар. Чөнки безнең авылда 31 нче декабрь кичендә халык телевизор каршында утырмый, ә мәдәният йортына ашыга. Чөнки бу көнне бездә ел саен Яңа елны каршы алу кичәсе уза. Быел да ул бик күңелле һәм матур узды. Быелгы яңа ел кичәсендә без 90 еллар стиле белән уздырдык. Шул еллардагы Яңа елда күрсәтелә торган фильмнар һәм әкиятләрне татарчага әйләндереп халыкка тәкъдим иттек. Яңа ел кичәсе һәрбер гаиләдә була торган яңа ел алды шаукымы белән башланып китте.  Хатын яңа елга хәзерләнә: өй җыештыра, табын кора, ә ир телевизор экранында баручы фильмнарны карау белән мәшгүль булды. Сәхнәдә үзешчәннәребез катнашында шул фильм һәм әкиятләрнең татарча вариантлары күрсәтелдә. Әлбәттә кичә матур җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Соңыннан кайткан кунаклар, авыл халкы кичәдән матур тойгылар белән Яңа елны каршы алырга өйләренә таралдылар.