“Основной закон для всех”

           Россия Конституциясе көненә багышлап китапханәдә белешмәлек көне уздырылды. Мероприятие киң катлау китап укучылар өчен уздырылды. Иилебез Конституциясенең “Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре” дип аталган бүлеге  белән таныштырып анализладык. Дәүләт символлары: гимн, флаг һәм герб турында сөйләшеп, әңгәмә корып, Россия Федерациясенең  Дәүләт гимны язмасын тыңладык. 

Чара барышында  дәүләтнең төп Законын белү һәм дөрес куллану — цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген ассызыкладык. Чара видеопрезентация күрсәтү белән үрелеп барылды.

Чара азагында “Россияне барысыннан да яхшырак кем белә?”  дигән викторина уздырдык.