"Онытылмас сезнең батырлык"
Ватан Геройларын искә алу көне уңаеннан без, 7 декабрь көнне туган якны өйрәнү һәм танып белү кичәсе уздырдык. Мероприятия башында укучыларга Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән турыдан-туры бәйле булган бу бәйрәмнең тарихы, 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлар турында тулы мәгълүмат бирелде. Шулай ук безнең заман геройлары Әфган, Чечня сугышы һәм бүгенге көндә барган махсус хәрби операция, аларның геройлары турында да сөйләшеп, анализ ясадык.
Авылыбызда яшәгән Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәки кызы турындагы видеороликны карап, әңгәмә кордык.
“Слава героям Отечества!” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек бу очрашуда. Күргәзмәдә урын алган китаплар буенча мәгълүмат биреп, соңрак блиц – опрос уздырдык.