“Добрым словом согреваем друг друга”

             Ел саен илебездә уздырылган инвалидлар декадасында без, авылыбзыда эшләп килүче интернат мәктәп укучылары белән очрашып, төрле чаралар уздырабыз. Быел без аларны үзебезгә кунакка чакырдык. Мәдәният йортының фойесында алар белән күңелле уеннар уйнап, җырлап – биеп күңел ачтык. Киребеткән Тигәнәк белән Тылсымчы укучыларны сихерле әкиятләр илендә сәяхәттә йөрттеләр. Алар монда яратып караган мультфильм геройлары Аю һәм Маша, явыз Убырлы, әкияти Ак әби һәм инде безнең зарыгып көткән Кыш бабай, Кар кызы белән дә очраштылар. Әкият геройлары белән уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Кунакка килгән укучыларыбыз бәйрәмдә үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтеп, матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.  Бәйрәм һәрвакыттагыча күңелле, җылы атмосферада узды.