“ВИЧ/СПИД – остановим счетчик”

         Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан без, югары сыйныф укучылар белән видеороликлар аша әңгәмә уздырдык.

          Китапханәче укучыларны Халыкара СПИДка каршы көрәш көне барлыкка килү тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштырып, аңлаешлы формада ВИЧ - инфекция турында, бу вирусның кеше өчен нинди куркыныч тудыруы турында дөрес мәгълүмат бирде. Иң мөһиме, һәркем үзе өчен аңларга тиеш-профилактика сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим. Аннары укучыларга “СПИД турында син нәрсә беләсең” дигән викторина уздырылды.

          “СПИД – разочарования и надежды” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.

          Мероприятие ахырында  укучыларга СПИД проблемасының мөһимлеген аңлауны чагылдырган кызыл тасмалар бирелде.