Татарстан – частица великой России

          Дәүләт символларына  Дәүләт флагы,  Дәүләт гербы һәм гимн керә. 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан без, югары сыйныф укучылары өчен танып белү сәгате үткәрдек.

         Китапханәче укучыларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, Татарстан флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Укучылар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Чара барышында уздырылган мини-викторинада укучылар алган белемнәрен ныгыттылар.  Чараның максаты  - ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту, шулай ук Татарстан флагын республиканы берләштерүче символларның берсе буларак популярлаштыру.