Батыр йөрәкле, сабыр күңелле әниләребез.

           Ел саен без, ноябрь ахырында уздырылган әниләр көнендә, авылыбзда яшәгән әниләрне чакырып матур чаралар уздырабыз. Быел без аны үзенчәлекле итеп аерым категориядәге әниләр белән, ягъни махсус хәрби опреациядә катнашкан егетләрнең әниләре белән очрашу уздырдык. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Әдеһәмович котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Чәй өстәле артында барган бу җылы очрашу мәдәният хезмәткәрләренең һәм бию түгәрәгенә йөргән кызларның матур чыгышлары белән үрелеп барылды. Әниләр уллары турында, аларның балачаклары һәм балачакта эшләгән шуклыклары турында искә алдылар. Егетләр турында ясалган видеороликларны карап, арабыздан киткәннәрен бер минутлык тынлык белән искә алдык.

         Илебезгә батыр уллар биргән бу әниләрнең  очрашу барышында азга гына булса да күңелләре күтәрелде. Алар тормыш мәшәкатләрен онытып берничә сәгать ял иттеләр.