“Великий гений России”

            Бөек рус галиме М.В. Ломоносовның туган көненә багышлап брейн – ринг уздырылды. Укучылар китапханәченең кереш чыгышыннан булачак галимнең балачагы, яшүсмер чорлары турында, аның Мәскәүдә Славян-грек-латин академиясендә, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясендә, Германиянең Марбург шәһәре университетында укуы турында мәгълүмат алдылар. Ярлылыгына, ачлыгына һәм мохтаҗлыгына карамастан һәм гаять зур ихтыяр көченә һәм белемгә сусауга ия булып, Ломоносов бик күп фәннәрне үзләштергән, 10 телне камил белгән, үз чорының иң укымышлы кешесе була.

         Галимнең образын тулырак тудыру өчен Ломоносов турындагы фильмның фрагментлары күрсәтелде. Творец русской науки дип исемләнгән викторина уздырып укучыларның мероприятие барышында алган белемнәрен ныгыттык.