“Конституция — наш ориентир”
Татарстан Конституциясе кабул ителгән көнне безнең китапханә укучылар өчен информ – минутка белән билгеләп үтте . Мероприятие барышында укучылар белән нәрсә ул конституция, нәрсә ул закон, дәүләт символлары ни өчен кирәк дигән сорауларга җавап табып, алар турында әңгәмә корып, фикер алыштык. Соңрак чарада катнашучылар ТР Конституциясе үсешенең этапларын, Татарстанның дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күзәтеп, кеше һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре Конституциядә гарантияләнгәнлеген һәм нинди бурычлар барлыгы турында мәгълүмат алды. Алынган белемнәрне ныгыту өчен “Знатоки Татарстана” викторинасы үткәрелеп, аның барышында укучылар кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.