“Дружный народ – крепкая держава”
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, без китапханәдә күргәзмә – фикер алышу тәкъдим иттек. Күргәзмәдә XVII гасыр башы вакыйгалары турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче чыгышыннан, укучылар илебезнең шул чордагы тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән якыннан танышты, халыкны берләштереп, бөек Русьны поляк басып алучылары һөҗүменнән коткарып калган бөек рус кенәзе Дмитрий Пожарский һәм милли каһарман Кузьма Минин турында мәгълүмат алдылар.
Чара барышында укучылар, төп тарихи вакыйгаларны искә төшереп, Болганчык чорның мөһим тарихи шәхесләре һәм геройлары турында мәгълүмат алдылар. Укучылар белән Россия Федерациясе кебек күпмилләтле һәм күпмәдәни илдә яшәү өчен толерантлыкка кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштык, ил тарихына, бәйрәмгә, шулай ук гомуми дәүләт төзелешенә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләп, әңгәмә кордык.