“Мятежный гений вдохновенья”

            Быел бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. 15 октябрь көнне уздырылган танып белү дәресе шагыйрьнең юбилеена багышланды. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында, аның иң танылган әсәрләре турында мәгълүматны видеоролик караганнан соң белделәр. Шагыйрь генә түгел, аның бик оста рәссам булуын, скрипкада, фортопьянада уйнавын һәм үзе җырлар язып, үзе үк җырлавы турында китапханәченең мавыктыргыч хикәясе аша белделәр. Шулай ук, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укып, аларны анализладылар. Шагыйрьнең иҗаты буенча төзелгән кроссворд чишеп, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

         Дәрес барышында язучы  өчен автобиографик әсәр дә булып торган

 “Герой нашего времени” дип исемләнгән романы буенча әңгәмә кордык.  Китапханәче геройларның прототиплары, образлар, бүлекләрнең беренче басмалары белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында мәгълүмат бирде.