“С законом на Вы”

          Китапханәдә авылыбыз яшүсмерләре һәм яшьләре өчен хокукый юнәлештә бик күп чаралар уздырылып килә. Чираттагысын без, 11октябрь көнне уздырдык. Очрашу башында  китапханәче  БМОның бала хокуклары турындагы Конвенциясе турында  тарихи белешмә биреп, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән таныштырды. Яшүсмерләргә  Россиядә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау системасы һәм Россия Федерациясендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр турында мәгълүмат бирелде.

         Үсеп килүче буында хокукый белемнәр формалаштыру максатыннан “Балаларга хокук турында” видео ролигы күрсәтелде. Аннан соң китапханәче һәм чарада катнашучылар арасында паспортны ничә яшьтә алалар, ничә яшьтә укырга керергә, бала хокуклары декларациясе нәрсә ул, барлык гражданнарның хокуклары һәм бурычлары җыелмасы нинди хокукый законнарда билгеләнүе турында әңгәмә корып, дискуссия уздырылды.