"Йөрәктән – йөрәккә"
Бу дөньяга адәм баласы бәхетле булыр өчен килә. Ә бәхет үзе нәрсә соң: аны киеп буламы, яки ашап буламы, төсе я булмаса исе бармы аның. Юк бу төшенчәләрнең берсе дә юк бәхет дигән сүздә. Бәхетне һәрбер кеше үзенчә кабул итә. Бүгенге көндә авылдашыбыз Ләйсәннең бәхете баласын сәламәт күрүдәдер мөгаен. Уйламаган җирдән генә Азамат авырый башлый, кан анализлары начар булып килә. Хәзер Азаматның сәламәтлеген яхшыртыр өчен анага күп күләмдә акча кирәк. Без мәдәният хезмәткәрләре күп акчалар белән ярдәм итә алмыйбыз инде. Әмма бу гаиләгә ярдәм итү максатыннан “Йөрәктән – йөрәккә” дип исемләнгән хәйрия концерты уздырдык. Концертта авылыбыз үзешчәннәреннән тыш, бик күп кунаклар да катнашып үзләреннән өлеш керттеләр. Концертта җыйналган акчаны Ләйсән ханымга тапшырдык.
Безнең дөньябызны һәр эшләгән яхшылыгыбыз бизи. Шуңа күрә дә
башкалар өчен кайгыра белү, аларга ярдәмгә ашыгу – бик яхшы сыйфат.
Эшләгән яхшылыгың өчен беркайчан да түләү сорама. Чөнки
яхшылыкның бәясе дә, хакы да юк. Ул бушка эшләнә торган гамәл.