“Алтынга манылган гомер көзләре”
Безнең китапханәнең күркәм традициясе бар, өлкән буын китап укучыларыбызның өйләренә барып хәлләрен белү һәм аларга газет- журнал, китаплар укыту. Өлкәннәр декадасы кысаларында китапханәбезнең дуслары, актив укучылары һәм сугыш чоры балалары Хакимова Дилбәр апа белән Садриева Люция апаларда кунакта булдык. Аларның хәлләрен белештек һәм яңа журналлар белән китаплар илттек. Үз чиратында апаларыбыз безнең эш белән кызыксынып, үзләренең алтынга тиң киңәшләрен дә бирделәр.