“Бер картлыкта, бер яшьлектә”

           Алтын көз... Күп кенә олы кешеләр үзләренең тормышларын менә шушы  ел фасылына тиңлиләр. Һәр ел фасылының үз матурлыгы: кыш безне аклык-сафлыгы белән куандырса,яз яшеллеге,җәй җылы кояшы,матур чәчәкләре белән шатландыра, көз  үзенең мул уңышы белән күңелләрне сөендерә. Менә кеше тормышында да шулай буладыр. Яшьлек - өмет һәм мәхәббәт белән тулы чор. Өлкән еллар - иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгырту чоры.

         Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Бер картлыкта, бер яшьлектә”

дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән башланды. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын, бию түгәрәгенә йөргән балалар үзләренең иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр.   Бу көнне без хөрмәткә лаек өлкән авылдашларыбызга  матур бәйрәм, күңел хөрлеге бүләк итттек.